Мәдәният министрлыгы халык һөнәрчеләренең җанисәбен алачак
Татарстан Мәдәният министрлыгы халык һөнәрчеләренең җанисәбен алып аларның реестры төзеләчәк.
«Мәдәният министрлыгы халык сәнгать һөнәрчелеге товарлары чыгаручы предприятиеләренең реестрын алып бара. Киләсе елга без мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдиме буенча халык сәнгате һөнәрчеләре реестрын төзибез», – диде Мәдәни ресурслар үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
«Безнең бу мәсьәләдә кадрлар проблемасы да бар. Аны эшләргә кешесе булмаса бу эшләрнең киләчәге булмаячак. Кадрлар хәзерләү – иң мөһим юнәлеш. Хәзер кешеләрне өйрәтәбез. Халык сәнгать һөнәрчелеге училищесы Саба һәм Балтач районнарында ике пилот проекты башлап җибәрде. Арчада да планлаштырыла», – дип аңлатып үтте мәдәният министры Ирада Әюпова.
«Бу перспективалы юнәлеш. Ихтыяҗ булса, тәкъдим дә булачак. Без хәзер һөнәрчеләре белән кулланучы арасында коммуникация булдырабыз», – диде министр.
Халык сәнгать һөнәрчелеге товарлары чыгаручы предприятиеләр һәм аерым осталар турындагы мәгълүматны Мәдәни ресурслар үзәгенең (Таткультресурсцентр) рәсми сайтыннан табарга була.