Мөхәммәтшин 18 декабрьдә Дәүләт Советы утырышында парламентның 2023 ел эшенә йомгак ясый
18 декабрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышы узачак. Анда парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның 2023 елдагы эшенә йомгак ясаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды.
«Традиция буенча, быелгы йомгаклау утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының бер еллык эше турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясаячак», — дип сөйләде парламент секретаре Лилия Маврина.
Киләсе утырышның көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән җиде республика һәм бер федераль закон проекты.
Беренче укылышка җирле үзидарә, янгын куркынычсызлыгы, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, Татарстанда мәдәни мирас объектлары турындагы законнарга үзгәрешләр кертүче алты закон проекты әзерләнгән. Республиканың Җир кодексына төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
Моннан тыш, беренче укылышта депутатлар «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында»гы законга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын тикшерәчәк. Ул балигъ булмаган балаларга мөлкәт хуҗасы карары белән тәмәке һәм кальян тарту, никотинлы продукция куллану рөхсәт ителгән биналарда булуны тыюга кагыла.
Көн тәртибенә шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау мәсьәләсе кертелде.
«Илшат Ганиев вафат булу сәбәпле, 23 ноябрьдән депутатның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, шулай ук Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе кертелде», — дип билгеләп үтте Маврина.
Хөкүмәт сәгате вакытында Татарстанда авыл территорияләренең комплекслы үсеше турында доклад тәкъдим ителәчәк. Парламентарийлар шулай ук республикада җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңлаячак.
«Бай көн тәртибе. Әле тагын федераль һәм республика закон проектлары килүен дә мин кире какмыйм. Шулай ук комитетларга җыелырга кирәк булган өстәмә сораулар да туачак. Бюджетта, һичшиксез, үзгәрешләр булачак», — дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.