Татарстан синоптиклары аномаль салкыннар һәм көчле җил булуы турында кисәтә
Татарстанда аномаль салкыннар саклануы, һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә, чәршәмбе, төнлә һәм иртән республика көнчыгышында һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәчәк.
Бүген кич, шулай ук 13 декабрьдә көндез һәм төнлә төбәктә урыны белән көчле җил, аның тизлеге секундына 15-17 метрга, Казанда 15 метрга җитәргә мөмкин.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда салкыннар сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Шимбә, 9 декабрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнезанов торак-коммуналь хуҗалык объектлары эшенә контрольне арттырырга йөкләде. Метеорологлар якындагы көннәрдә туңу куркынычы булуы турында кисәтте.