Путин: Россиядә тиз үзгәрүчән вазгыять аркасында Конституциягә төзәтмәләр кирәк булды
Ил эчендә дә, аннан читтә дә вазгыять белән бәйле рәвештә, 2020 елның җәендә илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү үткәрелде. Бу хакта РФ Конституция суды судьялары белән очрашуда Президент Владимир Путин әйтте.
«Бу тере организм, Конституция суды рәисе дә моны берничә тапкыр әйтте. Шуңа күрә берничә ел элек, яңа шартларда, ил эчендә дә, безнең тирәбездә дә тиз үзгәрүчән хәлгә бәйле рәвештә, кирәкле төзәтмәләр кабул ителде. Бөтен халык плебисциты узды. Бу төзәтмәләр кабул ителде», - диде дәүләт башлыгы.
Ул илнең алга таба үсеше өчен Конституциягә кертелгән кирәкле үзгәрешләрне атады.
«Алар мөһим иде һәм булып тора, безнең традицион кыйммәтләрне раслауга, буыннарның тарихи дәвамлылыгына юнәлтелгән векторның көчәюе белән бәйле. Социаль характердагы кайбер мәсьәләләр турында сүз барды. Болар барысы да илебезнең Төп законы эшләве, яшәве, дәүләткә ярдәм итүе, аны тотрыкландыруы, кешеләргә ярдәм итүе турында сөйли», - дип йомгаклады Путин.
Бүген Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Быел илнең Төп законына 30 ел тула. Алданрак республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.