Башкортстан шагыйрәсе Фирүзә Абдуллинаның шигырьләр җыентыгы чыкты
Башкортстанның танылган шагыйрәсе һәм җырлар авторы, Башкортстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Фирүзә Абдуллинаның «Әнкәй сабаклары» («Әсәйем һабаҡтары») чираттагы шигырьләр җыентыгы чыкты. Яңа китап 14 декабрьдә шагыйрәнең туган ягы, Кырмыскалы районы Иске Бабич авылында Мәдәният йортында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Чарада республика Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзалары, башкорт эстрадасының танылган солистлары, композиторлар катнашачак.
Фирүзә Абдуллинаның шигырьләре республика газеталарында һәм журналларында басылып тора, аның шигырьләренә йөзгә якын җыр язылган. Бу җырлар радио һәм телевидениедә төрле конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулый. Мондый конкурслар нәтиҗәләре буенча Фирүзә Абдуллина 2020 елда «Ел шагыйре» булды. Аның шигырьләре халык арасында популяр, укучыларга аларның күтәренке рухта язылуы ошый.