Лениногорскиның Керкәле авылында киләсе ел символы - түбәтәйле Аҗдаһа ясаганнар
Лениногорск районы Керкәле авылында 2024 елның символы - Аҗдаһа сыны барлыкка килде. Аҗдаһа өч башлы, түбәтәйле, гармунлы. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Аны авылның уңган кешесе Фәрит Вәлиев ясаган. Ул узган ел да клуб алдына сыннар ясап куйган булган. Менә быел кар явуга ук, карларны җыеп, савытларга тутырып куйган.
«Фәрит ел саен йорт тирәсендә кардан сыннар ясап, ишегалдын матур итеп бизәп куя. Яңа ел алдыннан ишегалды тирәсе шулай ямьләнеп китә. Биш оныгыбыз бар, аларга да күңелле була. Әле клуб каршындагы Аҗдаһа сынын ясарга алар да бабаларына булышты», - дип сөйли хатыны Сания апа.
Фәрит Вәлиев – балта остасы. Озак еллар «Лениногорскнефть» идарәсендә эшләгән, кулыннан балтасын төшермичә, көч куйган.
Мәдәният каршындагы фигурага килгәндә, ул аны озак та ясамаган. Алдан карларны җыештырып куйган булган. Сынны ясау өчен кулында көрәк, пычак, кул пычкысы кебек кораллары бар.