Илсур Метшин Казан ратушасында медицина династияләренә Рәхмәт хатлары тапшырды
Казанда медицина династияләрен хөрмәтләделәр. Шәһәр мэры Илсур Метшин буыннар дәвамында табиб эшенә тугрылык саклана торган гаиләләрне котлады.
Ратушада табибларга рәхмәт сүзләре белдерү өчен инде алтынчы тапкыр җыелдылар.
«Династия – көтелмәгән хәлләр килеп туган очракта алыштырырга мөмкин булган чылбырның бер буынына караганда да зуррак. Профессионаллар буынын, ата-бабаларыбызның зирәклеген, гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибә һәм ышанычны ничек һәм нәрсә белән алыштырырга мөмкин? Минем фикеремчә, берни белән дә алыштырып булмый. Сез – Казан тарихы һәм генетик кодының бер өлеше, без аның кадерен беләбез һәм горурланабыз», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин тормышларын медицинага багышлаган ун гаиләгә Рәхмәт хатлары тапшырды.