Мәчеттә сәдака салу өчен куелган әрҗәне урларга тырышкан Казан кешесен тоткарлаганнар
Казанда Росгвардия хезмәткәрләре мәчеттә сәдака салу өчен куелган әрҗәне урларга тырышкан егетне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хокук сакчыларына Магистраль урамында урнашкан мәчеттән әйбер урламакчы булганнар дигән мәгълүмат килгән. Дин әһеле росгвардиячеләргә каракның ишектәге тартманы салдырып алырга тырышуы турында сөйләгән. Егет болгарка (аны керү урынында табып алалар) ярдәмендә әрҗәнең элмәкләрен кисеп алырга өлгергән була инде.
Росгвардиячеләр, мәчет эчендә 18 яшьлек каракны тоткарлап, полиция бүлегенә алып киткән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.