Миңнеханов Татарстанны Бангладеш фирмалары өчен РФ базарына чыгу ноктасы дип тәкъдим итте
Татарстан Россиянең инновацион һәм сәнәгый яктан үскән төбәкләреннән берсе. Республика инвестицияләр өчен ачык һәм чит ил җитештерүчеләре өчен РФ базарына чыгу ноктасы булырга мөмкин. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ethical Drugs Ltd. фармацевтика компаниясе генераль директоры Мөхәммәд Рәхмәт Уллах белән очрашуда шулай дип белдерде.
ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар ике якка да файдалы элемтәләрне үстерү һәм ныгыту хакында фикер алышкан. Компания вәкиле билгеләп үткәнчә, Ethical Drugs экспортны киңәйтү һәм Россия базарына чыгу белән кызыксына.
Татарстанга эш сәфәре Бангладеш компаниясе делегациясе белән килде. Аның вәкилләренә Татарстанның инвестицион, икътисади һәм сәнәгый потенциалын тәкъдим иттеләр. Шуннан соң алар «Иннополис» махсус икътисади зонасының «Лаеш» индустриаль паркы һәм «ФармМедПолис» медицина сәнәгать паркы мәйданчыгында булды. Чит ил кунаклары шулай ук «Яшел Үзән» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә сәфәр кылырга, «Алабуга» махсус икътисади зонасын барып күрергә тели.
Россия Президенты Владимир Путин «Россия чакыра!» инвестицион форумында ил эчендәге инвестицияләрнең артуы һәм урта сроклы перспективага алдагы үсеш өчен тиешле шартлар тудырылуы хакында белдерде.
«2023 елның икенче кварталында төп капиталга инвестицияләр – 12,6, өченче кварталда 13,3 процентка артты. Инвестицияләр арта. Бу урта сроклы перспективага алдагы үсеш өчен тиешле шартлар тудырыла дигән сүз. Эшлекле активлыкка ярдәм күрсәтергә, эчке базар һәм экспорт таләпләре ихтыяҗларын каплый торган юнәлешләрдә бизнес өчен финанс ресурсларының үтемлелеген тәэмин итәргә кирәк. Эчке базарның үсүе һәм Якын Көнчыгыш, Азия, Африка, Латин Америкасы илләре белән элемтәләрнең киңәюе Россия икътисады өчен өстәмә мөмкинлекләр ача», - диде ул.