Путин Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатын Рәхмәт хаты белән бүләкләде
Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе, Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов парламентаризм үсешенә керткән өлеше, закон чыгаруда актив эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Президентның Рәхмәтен парламентарийга Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Россия Конституциясенең 30 еллыгы һәм Россия парламентаризмының юбилеена багышланган парламент түбән палатасының пленар утырышы кысаларында узды.