Татарстан Инвестиция советы гомуми бәясе 4,8 млрд сумга якын булган 10 проектны хуплады
Татарстан Инвестиция советы гомуми бәясе 4,755 млрд сум булган ун проектны хуплады. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Бүген бездә 8 инвестор чыгыш ясады, ун проектны карадык. Гомуми суммасы — 4,8 млрд сум. Барысы бергә алар республикабыз өчен 450 эш урыны булдыруны күздә тота», – дип сөйләде журналистларга Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
Әлмәт районында спорт-атучылар комплексы төзү инвестиция проекты да хупланды (1,17 млрд сум). Ул Мәскәүдәге шундый ук проектлар дәрәҗәсендә булыр һәм Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгыш зонасы ихтыяҗларын канәгатьләндерер дип көтелә.
Чаллыда берьюлы берничә проектны гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Мәсәлән, кунакханә комплексы (300 млн сум), термаль комплексы булган спорт клубы төзелеше (1,7 млрд сум), яңа спорт клубы булдыру һәм эксплуатацияләү (60,6 млн сум), шулай ук модульле чистарту корылмалары һәм җир асты резервуарлары җитештерүне оештыру (51,6 млн сум).
Татарстан Рәисенә шулай ук Яшел Үзән районында «Яшел үзән» торак комплексында СПА-мунча (30 млн сум) һәм спорт комплекслары (300 млн сум) төзелешен тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасының спорт казанышларын исәпкә алу цифрлы мәгълүмат системасын булдыру инвестиция проекты (40 млн сумга якын), «Объект 764» кунакханәсе (218 млн сум) һәм Югары Ослан районында ягулык салу станциясе, кунакханә, кибет, автомобиль юу урыныннан гыйбарәт (885 млн сум) юл буе хезмәт күрсәтү комплексы төзелеше хупланды.