Әнвәр Горланов кабат Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайланды
Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Өлкә татар автономиясе рәисе сайланды» дигән язмасы чыкты.
1 декабрьдә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау җыелышы узды. Татар җәмгыятьләре һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелышы Самараның Халыклар дуслыгы йортында чәй өстәле артында үтте.
Җыелышка килүчеләрне Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов каршы алды. Ул оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре, башкарылган эшләре турында сөйләп үтте.
Докладчы сүзләренә караганда, эшләнгән эшләр байтак. Автономиянең төп эшчәнлеге өлкәдә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, динен саклап калуга юнәлдерелгән. Оешма төрле милли чаралар уздыруда актив катнаша, «Сәлам» рухи агарту газетасын чыгаруда булыша, иҗади коллективларга, якшәмбе мәктәбенә ярдәм итеп тора.
– 2018 — 2023 елларда Самара өлкә милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, өлкә мәктәпләрен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итү буенча зур эш башкарды. Балалар – безнең иң зур байлыгыбыз, киләчәгебез һәм дәвамчыларыбыз. Аларны тәртипле һәм итагатьле итеп тәрбияләү — иң беренче бурычыбыз, — диде җитәкче. — Моннан тыш без, өлкәнең башка милли оешмалары белән берлектә, күпсанлы чаралар үткәрүдә катнашабыз. Бу, әлбәттә, чыгымнар таләп итә. Без иҗади коллективларның — төрле фестивальләрдә, «Яктылык» укучыларының һәм укытучыларының иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашуын тәэмин итәбез. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен торак җир бирәбез. Автономия татар мәктәбенең 25 еллыгы уңаеннан «Заря» мәдәният сараенда оештырылган юбилей чараларын уздыруга ярдәм итте, — дип сөйләде Әнвәр Имран улы.
Җыелышта Самара татарлары һәм туган як тарихын өйрәнүче Шамил Галимовның эшчәнлеге югары бәяләнде. Аның тырышлыгы белән үткәрелгән фәнни-практик конференцияләр, Ширяево авылы өстендә куелган Канатлы барс сыны янына экскурсияләр алып бару, тарих дәресләре үткәрү, Самарада татар эзләре булган йортларга истәлек такталары элү, фәнни-популяр китаплар һәм брошюралар язып бастыру эшләре дә зур чыгымнар таләп итә.
Өлкәбездәге башка милли оешмалар белән берлектә, Халыклар дуслыгы паркын төзүдә, татар йортын җиһазлауда өлкә татар автономиясе дә катнашкан.
— Оешма бигрәк тә рухи-мәдәни агарту эшләренә зур игътибар бирә. Ул халкыбызның дин һәм мәгарифен үстерүдә, рухи кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклауда, милли тәрбия бирүдә зур роль уйный. Шулай ук уйлап эшләргә, кискен борылышлар ясамаска өйрәтә. Иске мәчетләрне төзекләндерү, дини бәйрәмнәр һәм чаралар оештыру эшләрендә, «Яктылык» мәктәбе оештырган экологик акцияләрдә катнаша. Автономия башка татар милли оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә тора, зур эшләрне алар бергәләшеп, киңәшеп эшлиләр, — дип ассызыклады автономия җитәкчесе.
Исегезгә төшереп үтәбез, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 2009 елда оешкан иде. Россия Федерациясе Федераль милли-мәдәни автономиясе берәмлеге буларак, Бөтендөнья татар конгрессының коллектив әгъзасы да булып санала ул. Исполком рәисе биш елга бер сайлана. Баштагы ике срокта да автономия рәисе булып Әнвәр Горланов эшләгән иде. Хәзер дә ул бертавыштан өченче срокка сайланды.
Чәй өстәле артында татар җәмәгатьчелеге киләчәге турында сөйләшүләр булды. Мәсәлән, «Туган тел» өлкә татар җәмгыятенең киләсе елда булачак 35 еллык юбилей чараларын үткәрү, татар оешмалары арасында тыгызрак элемтәләр урнаштыру буенча фикер алыштылар, «Бердәмлек» газетасының төшә барган тиражын саклап калу мәсьәләсе дә көн кадагында иде.