Түбән Новгород өлкәсендә Татарча чыршы бәйрәме була
16 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсендә «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабында балалар өчен Татарча чыршы бәйрәме була. Бу хакта «Түбән Новгород өлкәсе татарлары мохтарияте» төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Бәйрәмгә өлкә татарлары мохтарияте курсларына йөрүчеләр, активистларның һәм мобилизацияләнгәннәрнең балалары чакырыла. Бәйрәмгә килүче балаларның барысына да бүләкләр тапшырылачак», диелгән хәбәрдә.