КФУ метеорологы Казанда күпләп кар явармы-юкмы икәнлеге турында сөйләде
Мәскәүгә циклон якынлаша, ул күп явым-төшем алып киләчәк. Метеорологлар ярты метр биеклектәге кар көртләре турында кисәтә. Бу циклон Татарстанга йогынты ясармы? Бу хакта «Татар-информ» га Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.
«Карталарда, чыннан да, безгә фронтларны китерәчәк циклон билгеләнә. Бу зур циклон, ул Россиянең бөтен Ауропа территориясен билиячәк. Бу циклонның атмосфера фронтлары йогынтысына без җомга көнгә якынлашканда эләгәчәкбез. Ял көннәрендә Казанда кар явуы көтелә. Фаразлауларга караганда, ялларда һәм киләсе атнага 10 мм га кадәр явым-төшем булачак», - диде ул.
Спикер мәгълүматлары буенча, Казанда бу айда 17,5 мм явым-төшем булган, бу айлык норманың өчтән берен тәшкил итә. Шәһәрдә кар катламының биеклеге хәзер 19 см дәрәҗәсендә, бу да климат нормасыннан артып китә. Моннан тыш, декабрьнең өченче декадасында безне аномаль җылылык көтә.