Путин «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда БРИКС саммитында Россия максатлары турында әйтте
2024 елда БРИКС рәисе буларак Россиянең бурычы – безгә дустанә булмаган көнбатыштан тагылган, язылмаган кагыйдәләр буенча түгел, ә Берләшкән милләтләр оешмасында теркәлгән кагыйдәләр буенча яшәргә теләгән җитди көчләр дөньяда җитәрлек булуын күрсәтү. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавабында әйтте.
«Үзенең һәм партнерларының мәнфәгатьләрен күздә тотып эш иткән, беркемгә үзенекен такмаган, хәрби блоклар булдырмаган, ә бердәм нәтиҗәле үсешкә шартлар тудырган илләр турында сүз бара. Киләсе елда БРИКС рәисе буларак Россиянең эше шуңа багышланачак», – диде ил Президенты.
Путин ни өчен саммитны Казанда уздыру карары кабул ителгәнен әйтте.