Мәдәният министрлыгы ТЮЗлар репертуарына аерым игътибар булдырырга җыена
«Яшь тамашачы театрларына репертуарны мәктәп программасыннан чыгып, авторларның оригиналь текстлары буенча гына планлаштырырга кирәк», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында чыгышында.
Ул бу мәсьәләнең Татарстандагы барлык театрларга да кагылуын да өстәде. «Әсәрне эшкәртеп куйганда тамашачыны бутамас өчен афишада барысын да төгәл күрсәтергә кирәк», – диде ул.
«Без бу мәсьәләдә тамашачыдан күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Алар спектакль исеменең һәм эчтәлегенең дөреслеге буенча сораулар куя. Казан ТЮЗының «Nедоросль» спектакле бар. Ул оригиналь түгел, ә мотивлар буенча куелган», - диде ул.
Ирада Әюпова ел азагына кадәр театр җитәкчеләренә алдагы театр сезонының репертуар планын тапшыруны сорады.
Мәдәният министры дәүләт театр-тамаша учреждениеләре репертуарында 300дән арты спектакль булып, шуның 100гә якыны яшьләр аудиториясенә булуын ассызыклады. Ул моның яхшы күрсәткеч булуын әйтте. Яңа куелышларда яшьләрне тәрбияләү алгы планга чыгуын һәм ул спектакльләрне яшь буын кабул итүенә яраклаштырылуы кирәклеге күрсәтелде.