«Әкият» курчак театрында традицион хәйрия чыршысы узды
Бүген Казанда, «Әкият» курчак театрында балалар өчен бу елның беренче хәйрия чыршысы узды. Бәйрәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән һәм алар катнашында оештырылды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Традиция буенча, нәкъ менә депутатлар Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар өчен хәйрия чаралары ача. Быел театральләштерелгән тамашага махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән, ишле гаиләләрдән булган, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган иде.
«Мәрхәмәт –Милосердие» парламент берләшмәсе исеменнән балаларны һәм аларның ата-аналарын яңа ел бәйрәмнәре белән берләшмә җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева котлады. «Без сезне бу залда сәламләүгә бик шатбыз, бүген без балалар өчен хәйрия чаралары ачабыз, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева, тамашачыларны сәламләп. – Мондый чараларны үткәрү безнең парламент берләшмәсенең яхшы традициясенә әверелде. Без мөмкин кадәр күбрәк балага үз игътибарыбызны бирергә телибез».
Яңа ел тамашасына бүген 150гә якын бала чакырылган иде. Балаларга рус халык әкиятенә нигезләнгән «Морозко» спектаклен күрсәттеләр. Курчак театры фойесында кечкенә тамашачыларны әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы көтеп торды.
Тамаша тәмамлангач, барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.
Хәйрия чыршысында катнашучыларны киләсе Яңа ел белән Дәүләт Советы депутатлары Светлана Вострикова, Елена Кузьмичева һәм Ольга Воронова котлады, диелә хәбәрдә.