Путин сүзләреннән соң, «Автодор» М12 трассасында Мәскәүдән Казанга кадәр юл бәясен атады
М12 трассасы буйлап Мәскәүдән Казанга кадәр бару бәясе 4 481 сум торачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Автодор» дәүләт компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.
«Җиңел автомобиль хуҗалары өчен юл бәясе – 4 481 сум, Иделнең икенче ярына кадәр бару 319 сум торачак. Җиңел машинада Түбән Новгородтан Казанга кадәр бару – 1 660 сумга, йөк машинасында бару 3 912 сумга төшәчәк», - диелә хәбәрдә.
«Автодор»да билгеләп үтүләренчә, юл бәясен ташлама белән түләү мөмкинлеге дә бар. Tpass транспордерыннан файдаланучыларга шундый вариант тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрнең лояльлек программасы буенча 15 процентка кадәр ташлама алу мөмкинлеге бар. Шул рәвешле, җиңел автомобильләр өчен трасса буйлап хәрәкәт итү – 3 809 сумга, йөк машиналары өчен 8 437 сумга төшәчәк.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында әлеге трассада юл бәясен тикшерергә вәгъдә итте.
Трасса «Транспорт инфраструктурасын яңарту» илкүләм проекты буенча төзелә.