Татарстан сырын «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесендә бүләкләделәр
«Татарский deluxe» сыры «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесендә җиңде. Мамадышның «Азбука Сыра» компаниясе шул хакта хәбәр итте.
«Федераль этап нәтиҗәләре буенча «Татарский deluxe» сыры «Сыйфат тәме» номинациясендә бәйгенең махсус югары бүләгенә лаек булды», - диелә хәбәрдә.
Татарстан компаниясе бәйгегә «Азык-төлек товарлары» категориясендә җиде продукт – алты төрдәге сыр һәм ак май – тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, «Татарский deluxe», «Сливочный» сырлары һәм 82,5 процент майлылыктагы «Традиционное» ак мае бәйгенең лауреатлары дип табылды.
«Тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтүче Татарстан предприятиеләре ярдәмендә республика күп еллар дәвамында «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасын гамәлгә ашыру буенча ил субъектлары арасында әйдәп баручы позицияне били», - диде Татарстанның сыйфат буенча төбәк комиссиясе рәисе Олег Ибраһимов.