«Һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесендә җиңүчегә приз күләмен 1 миллион сумга кадәр арттыралар
Россия Хөкүмәте киләсе елдан «Һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең приз фондын арттырачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады. Хәзер беренче урын өчен приз күләме 300 мең урынына 1 миллион сум булачак, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Биш номинациянең һәркайсында призерлар икенче урын өчен 200 мең урынына 500 мең сум алачак, ә өченче урын өчен приз күләме 100 меңнән 300 мең сумга кадәр арта. Түләүләрнең гомуми күләме 3 миллион урынына 9 миллион сум тәшкил итәчәк.
- «Һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе Россиядә 2012 елдан бирле үткәрелә. Барлык төбәкләр, шул исәптән Татарстан да, биш номинация (һөнәр) кертелгән исемлекләрне, эш бирүчеләр һәм профсоюз берләшмәләренең тәкъдимнәренә таянып, һәрвакыт мөстәкыйль рәвештә формалаштыра.