Татарстан Диния нәзарәтендә Коръәннең кулъязма мүсхәфен әзерләү комиссиясе утырышы узды
14 декабрьдә Татарстан мөфтияте бинасында Коръәннең кулъязма мүсхәфен әзерләү комиссиясе утырышы узды. Комиссияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкли. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы белән Казанга Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави килде. Ул комиссия составында 2021 елның декабреннән, ягъни проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле эшли. Ике ел дәвамында ул кулъязма мүсхәф язуны тикшерүдә читтән торып һәм үзе килеп катнашты.
«Беренчедән, бу мүсхәфнең уникальлеге шунда – ул нәкъ менә шушы юнәлеш буенча 11 чыганакка таянып языла. Һәм башка бик күп мүсхәфләр һәм Коръән басмалары кулланыла. Казан мүсхәфе барысы белән чагыштырыла. Ин шә Аллаһ, әгәр барысы да яхшы барса, тәмамлыйбыз һәм бу мүсхәф – эталон мүсхәф булачак, ягъни аннан чыгып мүсхәфләр язачаклар», - диде шәех Мәэмүн әр-Рави.
Кулъязма мүсхәф әзерләү проектының төп башкаручысы - Казан каллиграфы Артур Писаренко. Ул танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы «Ән-Намир әл-Мүхаттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәгенә нигез салучы һәм аның директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте.
Әлеге эшкә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм Нургалиев, Казанның Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит Фәизов, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре, мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм башкалар җәлеп ителде.
Бүгенге көндә Казан кулъязма мүсхәфенең 320 бите (16 җүз) язылган, бу гомуми текстның яртысы дигән сүз.Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү гыйлеме һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул – каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Гыйльмел-Хат ислам фәнендә югалган татар традицияләрен торгызуда беренче адым.
Мүсхәфне язу – Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы буларак та кабул ителәчәк. Җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хаттат тарафыннан кулдан язылган мүсхәф әлеге эшнең нәтиҗәсе булачак һәм ул басма тираж белән дөнья күрәчәк, диелә хәбәрдә.
- Гыйльмел-Хат – гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнә торган фән. Һәрбер хәрефнең үзенең кануни рәвештә билгеләнгән, ләкин шрифт – хаттка карап төрле язылышы бар. Хаттның бер стиле кысаларында бер хәрефнең 100гә кадәр язылыш төрләре кулланыла ала. Хәрефләрнең кагыйдәләр буенча язылмавы хата санала.
Шунысы игътибарга лаек, кулъязма мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакистанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр. Шәех Мәэмүн әр-Рави бу эш белән шөгыльләнүчеләргә аны төзү һәм язу методологиясен аңлатты, диелә хәбәрдә.