Түбән Новгородның «Туган як» газетасы Татар Моклокасында бәйрәмдә лотерея уйната
17 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы авылында Кар кызы белән Кыш бабай округара парады була. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итте.
«Бәйрәмгә рәхим итегез, ел буена җитәрлек күңелле кәеф алып китегез! «Туган як» газетасы хезмәткәрләре бу могҗизалы күңел ачу бәйрәменең беренчесеннән алып катнаша. Соңгыларында күңелле лотерея уйнаткан кебек, бу юлы да шул нияттә торабыз, хәтта бүләкләрен дә кайгыртып куйдык инде. Димәк, «Туган як» газетасы тарихына күз ташлагыз, төп сораулар газета турында булачак», диелә хәбәрдә.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.