Апас, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында гаилә һөнәрчелек үзәкләре ачылачак
Мәдәният министрлыгы киләсе елга эксперимент рәвешендә авыл клублары һәм модель китапханәләр базасында гаилә һөнәрчелек үзәкләре ачырга планлаштыра. Пилот гаилә үзәкләре Апас, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында оештырылачак.
«Быел Үзбәкстанга сәфәр кысаларында без мәхәллә – традицион җәмгыятьләрнең эш тәҗрибәсе белән таныштык. Әгәр бу институтның үсеш тарихына мөрәҗәгать итсәк, шуны билгеләп үтәргә була: рухи миссия белән беррәттән, мәхалләнең нигезендә традицион компонент та ята», диде министр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында ясаган чыгышында.
«Мәхәллә – буыннар арасындагы коммуникацияләр оешмасы. Патриотик тәрбия – ведомоствоара гына түгел, буыннар арасындагы эш. Бүгенге клублар бер төрле яшькә юнәлтелгән – балалар, үсмерләр, өлкән буын. Без бу үзәкләрдә өлкәннәр белән яшьләрне берләштерәсебез килә – әйтик, пенсиядәге педагоглар яшьләргә дәрес бирә ала», дип аңлатып узды министр.
Әлеге үзәкләрнең икенче юнәлеше – хатын-кызларны традицион һөнәрләргә өйрәтеп заказлар булдырырга мөмкин дип саный Ирада Әюпова.
«Һәр район җирлегенең үз һөнәрчелеге булган: Питрәчтә – керамика, Кукмарада – киез, Балык Бистәсендә – челтәр, Алексеевскида – туку һәм башкалар», дип санап үтте министр.
Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы залында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш патриотик тәрбия темасына багышланган иде.