Антон Силуанов Рөстәм Миңнехановка Россия Финанс министрлыгының иң югары бүләген тапшырды
Россия финанс министры Антон Силуанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ведомствоның иң югары бүләген – Сергей Витте медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы республика Хөкүмәте йортында узды.
«Рөстәм Нургалиевич финанс министры булып та эшләде, бүген республика башлыгы вазифасын башкара. Финанслар – ышанычлы кулларда. Шуңа күрә без бик рәхәтләнеп, Рөстәм Нургалиевич, Сезгә әлеге бүләкне тапшырабыз», - диде Антон Силуанов.
Федераль ведомство башлыгы аның Россия Финанс министрлыгының иң югары бүләге булуын билгеләп үтте. Ул 2019 елда гамәлгә куелган һәм хезмәт вазифаларын башкарган вакытта зур казанышлар, югары һөнәри осталык һәм финанс бурычларын хәл итүгә зур өлеш керткән өчен тапшырыла.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстанның, катлаулы шартларга да карамастан, икътисади үсеш күрсәтүе хакында белдергән иде.