Җәзаларны үтәү федераль хезмәте: Навальныйны махсус тәртипле колониягә алып китеп баралар. Аның белән элемтә юк
Аны быел 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе чыгарган хөкем карары кануни көченә кергәнгә күчерәләр. Ул чакта мәхкәмә Навальныйны экстремист оешма төзү һәм аны финанслауда гаепләп 19 елга махсус тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Бу вакытка кадәр ул Владимир өлкәсенең 6нчы колониясендә утырды.