"Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре" форумында катнашучылар чикләр белән бәйле Декрет имзалады
Форумны оештыручыларның берсе Олег Магалецки әйтүенчә, Русия таркалса һәм анда яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килсә, җир белән бәйле низаглар чыгарга мөмкин, бу документ моны булдырмауга юнәлдерелгән.