Синоптиклар Татарстанда буран вакытында күз күреме начарлануы турында кисәтә
Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары кабат начарлану көтелә. Бу юлы һава торышына Россиянең үзәк районнарыннан күчкән циклон йогынты ясый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шул хакта хәбәр итә.
Шимбә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән, шул ук вакытта Казанда иртән һәм көндез буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану фаразлана.
Моннан тыш, төбәк юлларында кар көртләре барлыкка киләчәк, дип белдерә метеорологлар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта. Бүген синопткилар республикада көчле җил һәм һава температурасы -18 градус булачагын әйткән иде.