Ләйлә Фазлыева: Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү турындагы закон үзгәртеләчәк
Хәзерге вакытта «Мәгариф турында» федераль законның 68 маддәсенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала. Бу хакта «Татар-информ»да «Үзеңнекеләр турында кайгырту: махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары» темасына матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Быел Россиядә аерым категорияләргә — махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына һәм катнашучыларның үзләренә югары уку йортларына беренче чиратта керүгә хокуклар билгеләнде. Татарстанда 191 кеше югары уку йортларына керү өчен шушы квотадан файдаланган һәм хәзер дә укый. Урта һөнәри уку йортларына да квота билгеләү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә карала. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары түләүле укудан бюджетка күчерелә», - диде ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм турындагы сорауларга җавапларны «Забота о СВОих Татарстан» чат-ботында алырга мөмкин.