«Казан» гаилә үзәге янында 35 метрлы чыршы утларын кабызды
«Казан» гаилә үзәге янындагы чыршыда иллюминация кабынды. Яңа ел чыршысының биеклеге 34,9 метр тәшкил итә.
Традиция буенча чыршыны чатыр бизи, ә конструкция тирәсендә «Яңа ел шәһәрчеге» төзеделәр, анда йортлар һәм таулар бар.
Шәһәр хакимияте Татарстан башкаласын 15 декабрьгә бизәргә планлаштырулары турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта шәһәрнең берничә урынында Яңа ел «фишкалары» барлыкка килде.