Татарстан хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Алексей Денькин билгеләнде
«Татар-информ» га билгеле булганча, Татарстанның хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы итеп полковник Алексей Денькин билгеләнде.
Моңа кадәр агентлык хәбәр иткәнчә, кичә Сергей Погодинның Татарстан хәрби комиссары вазифасыннан китүе билгеле булды. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында традицион киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «Дуслык» ордены тапшырды.
Агентлык мәгълүматы буенча, Сергей Погодин хәрби комиссар вазифасында булган килеш, Яңа елга кадәр эшләрен тапшырачак. Яңа хәрби комиссар Яңа елдан соң, ягъни 2024 елда билгеләнер, дип көтелә.