Татарстанда тавык йомыркасы һәм кыяр бәясе якынча 9 процентка кыйммәтләнде
4-11 декабрьдә Татарстанда тавык йомыркасы һәм кыяр бәясе сизелерлек артты. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Аерым алганда, кыяр барыннан да күбрәк, ягъни 8,81 процентка (12 сум 28 тиенгә) кыйммәтләнде. Бер атна элек аның килограммы 140,67 сум тора иде.
Тавык йомыркасы 8,75 процентка яки 9 сум 15 тиенгә артты. Бер атна элек бер дистә тавык йомыркасын 104,15 сумга алып була иде.
Помидор 3,16 процентка яки 5 сум 53 тиенгә артты. 4 декабрьдә яңа өзелгән помидорның килограммы 175,56 сум тора иде.
Моннан тыш, бер атнада суганның бәясе 2,71 процентка яки 72 тиенгә (1 кг -29,53 сум), кишер 2,42 процентка яки 67 тиенгә (1 кг – 29,45 сум), кызыл чөгендер 2,18 процентка яки 67 тиенгә (1 кг – 30,05 сум) кыйммәтләнде.
Бер атнада балалар өчен коры сөт катнашмалары да сизелерлек - 2,65 процентка яки 28 сум 56 тиенгә артты. Хәзер аның 1 килограммы өчен 1082,01 сум түләргә кирәк.
Шул ук вакытта башка продуктларга караганда, тавык итенең (тавык ботыннан кала) бәясе төшкән. Ул 1,86 процентка яки 3 сум 99 тиенгә арзанайган, бер атна элек аның килограммы 216,19 сум тора иде.
Моннна тыш, эремчек 1,38 процентка яки 4 сум 80 тиенгә (1 кг – 353,20 сум), ә шикәр комы 1,01 процентка яки 68 тиенгә (1 кг – 66,11 сум) арзанайды.
Туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, Хөкүмәт эшендәге өзеклек аркасында йомырка бәясе арта башлаган. Моңа кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында йомырканың кыйммәтләнүен җитештерү чыгымнары һәм ихтыяҗ арту белән аңлатып, бәяләр кайчан тотрыкланачагын фаразлаганнар иде.
Росстат мәгълүматлары буенча, 5-11 декабрь көннәрендә Россиядә йомырка 5 процентка кыйммәтләнде. Федераль антимонополия хезмәте Кырымда һәм Киров өлкәсендә йомырка җитештерүчеләргә каршы эш кузгатты. Моның алдыннан ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда да тикшерүләр узды.