Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда йомырка җитештерү нормадан 13 процентка күбрәк
Татарстанда йомырка җитештерү куллану нормасыннан 13 процентка күбрәк. Ул сөт җитештерү күрсәткеченнән 28 процентка, итнекеннән 29 процентка артып китә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда һәм республиканың зур шәһәрләрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләре йомгаклары буенча хәбәр итә.
Шуңа да карамастан, иртәдән ярминкә мәйданчыкларында йомыркага шау-шулы ихтыяҗ күзәтелде — иртәнге сәгать 8гә Казанда гына да 200 меңнән артык данә сатып алынган иде. 2023 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Татарстанда 1,45 миллиард данәдән артык йомырка җитештерелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 33,6 миллионга күбрәк.
Быел соңгы ярминкә 23 декабрьдә узачак.
Искәртик, туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин илдә йомырка бәясе артуын «Хөкүмәт эшендә өзеклек» белән аңлатты. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы проблеманы кайбер илләрдән кергән чит ил продукциясенә пошлинаны бетерү белән хәл итәргә ниятләвен белдерде.