Татарстан Рәисе: М-12 трассасын ачу бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия
М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле автомобиль юлын ачу – республика һәм ил өчен эпохаль вакыйга. Россия тарихында мондый инфраструктура проектлары шулай кыска вакыт эчендә беркайчан да төзелмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, М-12 трассасын ачу бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия. Яңа автомобиль юлы төбәкләр арасында элемтәне ныгытырга, транспорт белән тәэмин итүне арттырырга һәм туризм мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк кулланырга ярдәм итәчәк. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Ил җитәкчелегенә, беренче чиратта, безнең Президент Владимир Владимирович Путинга, Россия Хөкүмәтенә һәм барлык төзелешләр кураторы Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга рәхмәт. Катлаулы заманда трасса төзү турында карар кабул ителде һәм акчалар табылды. Яңа магистраль илнең 5 зур үзәген тоташтыра: Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия Республикасы һәм Татарстан. М-12 илебезнең Европа өлешендәге тиз йөрешле юллар челтәренә: М-11, М-3, М-1, М-7гә чыгу мөмкинлеген бирә. Трассаның Татарстан территориясендә гомуми озынлыгы 142 км тәшкил итә. Бу проект кысаларында без Идел аша күптән көтелгән 3,3 км озынлыктагы күперле булдык. Бу уникаль күпер корылмасы», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Ул шулай ук зур эшнең М-7 кысаларында баруына игътибар итте: Кама аша күпер, Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу, трассаны Башкортстанга кадәр җиткерү. «Бу беренче категорияле тулы трасса булачак. Шулай ук Алексеевск – Әлмәт юлы буенча Шәле – Баулы проекты кысаларында эш тулы куәтенә бара. Бердәм төендә М-5, М-7 М-12 трассалары тоташтырылачак. Бу да безнең зур өстенлегебез. Көньяк-көнчыгышка бару мөмкинлеге шактый яхшырачак», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
- Исегезгә төшерәбез, М-12 автоюлы төзелеше 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.