Ташламалы ипотека буенча кертемне 30 процентка кадәр арттырдылар
Россиядә ташламалы ипотека буенча кертемне 30 процентка кадәр арттырдылар. Хәзер барлык төбәкләр өчен мондый кредитның минималь күләме 6 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Финанслар министрлыгы Телеграм-каналында хәбәр итә.
Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасы буенча кертем 6 млн сум урынына 9 млн сум тәшкил итәчәк. Карар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча кабул ителде.
«Шулай ук яңа карар белән ташламалы ипотека буенча кертем 30 процентка кадәр арттырылган, ул яңа төзелешләрдә торак сатып алу, шәхси йорт төзү яки аны төзү өчен җир кишәрлеге сатып алуга елга 8 процент ставка белән бирелә. Бу чара кредитларның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән», - дип аныклана хәбәрдә.
Искәртик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә утырышта ташламалы ипотеканы калдыруны сорады. Ул программаның гамәлдә булу вакытын чикләмәскә, ә лимитны ике тапкырга - 6 миллионнан 12 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу фатир алырга теләүчеләргә бер бүлмәле урынына ике бүлмәлене сатып алу мөмкинлеге булдыру өчен кирәк.