Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татар тел белеменә зур өлеш керткән галимнәрне Казанда халыкара чарада искә алдылар

0

15 декабрьдә Казан федераль университеты үткәрә торган Казан «Халыкара лингвистик саммит - 2023» кысаларында «Евразия гуманитар фәне контекстында татар тел белеме» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция традицион рәвештә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел ул татар теле белемендә тирән эз калдырган, 2023 елда юбилеен билгеләп үткән галимнәргә багышланган иде.

Тантана кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов сәламләде. Алар Казан тюркология мәктәбе һәм аның күренекле вәкилләренең тел белеме өлкәсенә керткән өлеше, эшчәнлекләренең дөньякүләм әһәмияте, әлеге мәктәпнең дәвамчанлыгы турында сөйләде.

«Әлеге конференцияне без ел саен татар теле белемендә үзләренең саллы хезмәтләрен калдырган олпат галимнәребезгә багышлыйбыз. Быел конференция 2023 елда түгәрәк даталарын билгеләп үткән галимнәргә тәгаенләнгән», – дип юбиляр галимнәр белән таныштырып үтте КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Конференциянең пленар утырышында Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина «Казан тюркология мәктәбе һәм аның күренекле вәкилләре» темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул татар теле фәнендә киләчәк буынга олы мирас калдырган бөек галимнәр белән таныштырды. Казан федераль университеты тюркология мәктәбенең мәшһүр вәкилләре турында сөйләде.

«200 елдан артык тарихы булган Казан тюркология фәнни мәктәбе бөтен дөньяда төрки телләр һәм әдәбият тарихын өйрәнү үзәге буларак танылган. Фәнни мәктәпнең барлыкка килүе 1804 елда Казан император университеты ачылу белән бәйле. Университетта гарәп, фарсы, татар телләре укытыла. Әлеге мәктәптә үз вакытында күренекле татар галимнәре хезмәт куйган. Бүгенге чыгышларыбыз аларның рухына дога булып ирешсен иде», – диде Гөлшат Галиуллина.

Галимә татар тормышында кабатланмас эз калдырган танылган татар галимнәрен искә алды. Конференция кунакларын һәм катнашучыларны аларның фәнни эшчәнлекләре белән таныштырды. Татар тел белеме үсешенә олы өлеш керткән галимнәребезне искә алу, алар хөрмәтенә конференцияләр үткәрү, фәнни чыгышлар ясау кирәклеген искәртте.

Әлеге конференциядә 2023 елда юбилее булган шәхесләр турында чыгышлар ясалды. Алар -

  • атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир Әхмәтһади Максуди (тууына 155 ел),
  • тел галиме, профессор, хезмәт герое Мөхетдин Корбангалиев (тууына 150 ел),
  • Казан лингвометодика мәктәбенең күренекле вәкиле Мөхәммәтхан Фазлуллин (тууына 140 ел),
  • танылган тюрколог, төрле төрки телләрдә язылган дәреслекләр авторы Гыйбадулла Алпаров (тууына 135 ел),
  • татар теле белемендә Василий Богородицкий традицияләрен дәвам иткән танылган галим Үзбәк Байчура (тууына 100 ел),
  • тел галиме, филология фәннәре кандидаты Шифа Ханбикова (тууына 95 ел),
  • филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы доценты, тел галиме Алмазия Нуриева (тууына 95 ел),
  • танылган филолог-галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев (тууына 95 ел),
  • татар теленең синонимнар сүзлеге авторы Шифа Ханбикова (тууына 60 ел),
  • Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Флера Сафиуллина (тууына 85 ел).

Чарада шулай ук 2023 елда юбилее узган, бүгенге көндә безнең арабызда булган галимнәр турында да сөйләделәр. Алар –

  • быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тел галиме, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рүзәл Йосыпов,
  • быел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты Сәгадәт Ибраһимов,
  • тел белемендә теоретик һәм практик стилистика, иске татар әдәби тел тарихы, татар лексикологиясе, семасиологиясе юнәлешләрдә эшләүче галим Илида Бәширова (85 яшьлек юбилее),
  • тел галиме, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова (70 яшьлек юбилее),
  • тел һәм тарих белгече, тел белгече, уку әсбаплары авторы Тәүзих Ибраһимов (85 яшьлек юбилее) һәм башкалар.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Андрей Макаревич

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России