Татарстанда «Безнең ишегалды» программасыннан дүрт подрядчы читләштерелде
Бөгелмәдә 2024 елга «Безнең ишегалды» программасыннан «Жилсервис» генподрядчысы читләштерелде. Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе компаниянең күпсанлы хокук бозуларына нигезләнеп карар кабул итте. ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина шул хакта әйтте. Чараны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Инспекция нәтиҗәләре төзелеш сезонында ачыкланган хокук бозуларның берничә очрагы белән беркетелә», - диде ул һәм шәһәрдә яңа генподрядчы «Алексеевскдорстрой» булачагын аныклады. Бу турыда Татарстан Рәисенең мабугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук өч субподрядчы оешма — Казанда «РСО» ҖЧҖ, Лаеш районында «Юлдаш» ҖЧҖ һәм Әлмәт районында Мартиросян шәхси эшмәкәр сыйфат һәм эшне башкару сроклары буенча хокук бозуларга кисәтүләр алу сәбәпле, программада катнашудан читләштерелде.
2024 елда республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәте һәм Юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарә төзелеш сезоны дәвамында тикшерүгә чыгачак. Чара подрядчыларга карата кисәтүләрне вакытында ачыклау һәм бетерү өчен кабул ителде.
«2023 елгы ишегаллары буенча барлык кисәтүләр 2024 елның 20 маена кадәр бетереләчәк», - дип өстәде Зиннәтуллина.
Хәзерге вакытка «Татлизинг»ка 2023 елгы ишегаллары буенча проект документациясенең 28 проценты гына тапшырылган. Тапшыру вакыты 20 декабрьгә кадәр иде, диде киңәшмәдә катнашучы.
2024 елга программада 32 муниципалитетта 833 ишегалды катнашачак. Программаны финанслау 10 млрд сум тәшкил итә. 472 йорт буенча ремонт эшләренең башлангыч схемалары кабул ителгән. Алдан документлар тапшыру срогы - 2024 елның 15 гыйнварына кадәр.
Зиннәтуллина 7 район башлыгын бу юнәлештә эшне үстерергә чакырды. Шулай итеп, Менделеевск районында 2024 елда ишегалларын ремонтлау буенча 9 якынча схеманың берсе дә файдалануга тапшырылмаган, Аксубай (барлыгы 24), Сарман (барлыгы 19), Алексеевск (барлыгы 18) һәм Чирмешән (барлыгы 8) районнарында икешәр генә схема тәкъдим ителгән. Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары һәрберсе 4 ишегалдының берсе буенча документация бирде.
Шулай ук ул «Безнең ишегалды» программасы буенча очрашуларны күчерү турында хәбәр ителмәү сәбәпле, халыктан шикаятьләр булуын билгеләп үтте. Салкыннар аркасында чара күчерелде, әмма оештыручылар бу турыда катнашучыларга хәбәр итмәгән, диелә.