Кувейт әмире вафат булу сәбәпле, Владимир Путин кайгы уртаклашу белдерде
Кувейт әмире Наваф әл-Әхмәт әл-Джабер Ас-Сабах вафат булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма аның варисы кече энесе Мишааль әл-Әхмәт әл-Джабер Ас-Сабах адресына җибәрелгән.
Путин әмир Ас-Сабахның Якын Көнчыгышта абруе зур булуын, аның Кувейт үсешенә керткән өлешен һәм Россия белән дустанә мөнәсәбәтләрне билгеләп үтте.
«Ас-Сабах гаиләсенең барлык әгъзаларына һәм Кувейтның дустанә халкына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм», диелә Кремль матбугат хезмәтендә чыккан телеграммада.
- Кувейт әмире 86 яшендә вафат булды.