Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю 0,9 процентка арткан
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю 0,9 процентка артты. Ноябрьдә күрсәткеч 99,7 процент тәшкил итте, уртача еллык күрсәткеч – 99,3 процент. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин сөйләде.
Чараны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Министр билгеләп үткәнчә, төбәктә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 72,8 проценты электрон рәвештә башкарыла.
Агымдагы елның 1 декабренә торак-коммуналь комплекс оешмаларының срогы чыккан бурычы 211 млн сум тәшкил итә, бу 2022 ел белән чагыштырганда, 2,6 млн сумга кимрәк.
Электр энергиясе буенча бурыч күләме 13 млн сумга кимеде һәм 25 млн тәшкил итә. Идарәче оешмаларның «Татэнерго» алдында җылылык энергиясе буенча бурычы 117 млн сум булган. Бу 2022 елның 1 декабренә караганда 68 млн га кимрәк.