Кувейт әмире вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде
«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кувейт әмире Наваф әл-Әхмәт әл-Джабер ас-Сабах вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма аның варисы кече энесе Мишааль әл-Әхмәт әл-Джабер Ас-Сабах адресына җибәрелгән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кувейт әмире Наваф әл-Әхмәт әл-Джабер ас-Сабах вафаты турындагы хәбәрне кайгы белән кабул иттем. Сезнең илегезнең социаль-икътисади үсеше өчен күп эшләгән күренекле дәүләт эшлеклесе вафат булды. Кувейт халкына, гаиләсенә һәм якыннарына, зур югалту кичерү сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
- Әмир 86 яшендә вафат булды. Ноябрь ахырында аны сәламәтлеге белән бәйле рәвештә хастаханәгә озатканнар. Кувейт җитәкчелегенә кайгы уртаклашу телеграммасын Россия Президенты Владимир Путин да юллады.