Алабугада быел махсус программа буенча 1 меңгә якын икенче сыйныф укучысы йөзәргә өйрәнде
Быелның 1 декабрендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев башлангычы белән безнең шәһәрдә «Кама» йөзү буенча спорт мәктәбе ачылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабугада инде озак вакытлар спортның төрләре юнәлешләре буенча «Олимп» комплекслы спорт мәктәбе эшләп килә, биредә шул исәптән йөзү секциясе дә бар. Әмма, шуңа да карамастан, аерым йөзү мәктәбе булдыру ихтыяҗы барлыкка килде. Моңа «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проекты этәргеч булды.
Искәртик, ул шәһәр бюджеты, Вадим Махеевның финанс ярдәме һәм «Татнефть» компаниясенең 10 миллион сумлык гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
— «Йөзүгә күмәк өйрәтү» — укучылар өчен эшләнгән социаль программа. Ләкин параллель рәвештә безнең тренерлар селекция эшен дә алып бара, ягъни киләчәктә спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешә алырлык сәләтле балаларны сайлап алалар, — ди йөзү буенча Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин.
Узган ел проект ярдәмендә 1200 укучы арасыннан 100 кеше сайлап алынды. Аларны «Олимп» спорт мәктәбенең йөзү бүлегенә керттеләр.
— Хәзер «Йөзүгә күмәк өйрәтү» программасы ел саен үткәреләчәк, ә димәк, секциягә сезон саен 100 гә якын укучы өстәлеп торачак. Йөзү бүлеге мондый йөкләнешкә һәм эш күләменә әзер түгел. Шуңа күрә яңа йөзү мәктәбе ачуга ихтыяҗ барлыкка килде, — дип сөйләде Сергей Бородин.
Быел программа буенча 1 меңгә якын икенче сыйныф укучысы йөзәргә өйрәнде, шулардан 347 бала алга таба шөгыльләнү өчен сайлап алынды.