Әлмәттә танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар уза
Бүген Әлмәттә «Татнефть» компаниясе кубогына егетләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы, ТР спорт мастеры, танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ярышларда 9 командадан 90га якын көрәшче 9 үлчәү авырлыгында бил алышты. Әлеге спорт чарасы шәһәрдә Татарстан районнарыннан гына түгел, шулай ук Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәре көрәшчеләрен дә бер келәмдә җыйды.