Буада яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды
Буа районы М.Вахитов исемендәге гимназиядә яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы Айрат Хисамов исеме мәңгеләштерелде. Аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Байрак» сайты хәбәр итә.
Биредә Айрат Хисамовның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре, яшь ярмиячеләр хәрәкәтендә булучы укучылар жыелды. Мемориаль тактаны гимназиянең иң өлкән укучысы 104 яшьлек Р.Төхфәтуллин, ветераннар советы рәисе Җ.Хөснетдинова, Буа магариф булеге житәкчесе урынбасары Д. Мәхмүтова ачты.
Гимназия музеенда килгән кунаклар өчен экскурсия уткәрелде. Укучыларны мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Рәүф Төхвәтуллин узенең мәктәптә уку чорын искә төшерде, истәлекләр белән уртаклашты.