"Бүген Русиядә деколонизация турында сөйләшү — куркыныч"
Деколонизация төшенчәсен төрле кешеләр төрлечә аңлый, бу хакта Русия эчендә сөйләшү шактый куркыныч, дип саный белгеч. Деколонизация турында сөйләшүләргә 2017 елда милли телләргә һөҗүм һәм 2020 елда Русия конституциясенә үзгәрешләр кабул итү китерде, ди ул.