Татарстан Дәүләт Советы 2023 елгы бюджетны 40,1 миллиард сум дефицит белән кабул итте
Депутатлар быелгы бюджетны 40,1 миллиард сум дефицит белән раслады. Керемнәр – 484,7 миллиард, чыгымнар 524,8 миллиард сум тәшкил итә. 2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына республика бюджеты турында закон проектын ТР Дәүләт Советының 50нче утырышында кабул иттеләр.
«Тулаем алганда, 2023 елда Татарстан бюджетының керем өлешен – 57,8 миллиард, чыгым өлешен 68,2 миллиард сумга арттырырга тәкъдим ителә», - диде ТР финанс министры Радик Гайзатуллин.
Аның сүзләренчә, салым һәм салым булмаган керемнәр 46 миллиард сумга арттырылган. Оешмаларның табышка салымы 22,6 миллиард сумга арткан. Бу икенче яртыеллыкта нефть һәм доллар бәясе үзгәрү аркасында нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләреннән, шулай ук сәнәгать һәм сәүдә оешмаларыннан күчерелгән салымның артуы белән бәйле.
Бюджетта физик затлар кеременә салым 7,7 миллиард сумга үскән. «Кире кайтарылмый торган керемнәр» бүлеге буенча финанс чаралары федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка керемнәр хисабына 11,7 миллиард сумга арттырылган.
Моннан тыш, казнада 2024 елда 980 миллион сумга федераль бюджет чаралары буенча керемнәр үсеше дә чагылыш тапкан.