Рөстәм Миңнеханов Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия составын үзгәртте
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия составын үзгәртү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Персональ составка РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт линиясе идарәсе башлыгы Богомолов Станислав Юрьевичны (килештерү буенча) кертергә», - диелә указда.
Террорчылыкка каршы комиссия федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнары, ТР башкарма хакимият органнары һәм террорчылыкны кисәтү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү, шулай ук аның чагылышы нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү максатыннан оештырылган. Җитәкчесе – ТР Рәисе.