Миңнеханов, Казахстан Премьер-министрын туган көне белән котлап, татар чапаны бүләк итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры Алихан Смаиловка (ул бүген туган көнен билгеләп үтә) татар чапаны бүләк итте. Республика җитәкчесе телеграм-каналында шулай дип язган.
Ул бүген Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» форумында БДБ илләре Хөкүмәт башлыкларының Татарстан стенды белән танышуын искәрткән. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканы бердәмлек дәүләтләре белән ныклы, эшлекле һәм дусларча мөнәсәбәтләр бәйли.
«Татарстан белән БДБ илләре арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллиард долларга җитте! Алга таба бу санны арттырырга тырышачакбыз! Бүген кадерле дустыбыз, Казахстан премьеры Алихан Әсхәнович Смаилов туган көнен билгеләп үтә. Аңа үзебезнең татар чапанын бүләк иттем», - дип язган ТР Рәисе.
Ул шулай ук ил җитәкчелегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.