Роспотребнадзор башлыгы: Хәзерге вакытта COVID-19га карата чикләүләр кертү таләп ителми
Коронавирус хәзерге вакытта кырыс һәм мәҗбүри чикләү чараларын таләп итми. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бүген битлек кияргә, кулларны юарга, биналарның һәм гаджетларның чисталыгын күзәтергә киңәш итүдән башка, башка бернинди чаралар күрү кирәкми», — диелә язмада.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шулай ук авыруларны хастаханәгә салу, чирнең авыр форма дәрәҗәсе түбән булып кала.