Мөхәммәтшин: Татарстан федераль бюджеттан акча ала да белә, аны куллана да белә
Татарстан Республикасы федераль бюджеттан акчаны ала да белә, аны файдалы итеп куллана да белә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VI чакырылыш республика парламентының 50 нче утырышында чыгыш ясаганда белдерде.
«Без рәхмәт тә әйтә беләбез, федераль үзәктән акча сорап һәм алып кына калмыйбыз, шулай ук бу акчаны уңышлы һәм бик максатчан кулландык та», — дип ассызыклады сәясәтче.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ил икътисадына Көнбатыш илләре санкцияләре аеруча нык тәэсир иткән авыр чорны Татарстан лаеклы кичерде. Ул шулай ук авыр чорда төбәккә ярдәм иткән федераль үзәккә рәхмәт белдерде.
Элегрәк Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, социаль-икътисади бәяләмә буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Татарстан өченче урында һәм Россия төбәкләре арасында абсолют лидер булып тора.