Барнаулда Сара Садыйкова исемендәге III татар-башкорт мәдәнияте фестивале узды
Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы «Алга, Дуслар!» проектын тәмамлады. Проектның финал чарасы булып, Сара Садыйкова исемендәге III татар-башкорт мәдәнияте фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тамашачылар өчен татар һәм башкорт телләрендә чыгышлар тәкъдим ителгән.
«Дуслар» ансамбле, «Сандугач» фольклор ансамбле, «Уралым» башкорт мәдәнияте клубы, «Непоседы» хореография студиясе һәм «Ләйсән» татар җыры ансамбле солистлары Розалия Сайганова һәм Җәмилә Жижевская (Омск шәһәре) тамашачыларга бик матур чыгышлар тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.
Чара Алтай крае хөкүмәтенең «Алтай краенда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасын тормышка ашыру кысаларында узган.