Лениногорскида чаңгыда шуу сезонын ачу ярышларында җиңүчеләр билгеле
Лениногорск шәһәренең урман-парк зонасында кышкы чаңгыда шуу сезоны ачылу ярышы узды. Балаларга 500 метрдан 5 километрга кадәр араны үз яшь төркеменә карап үтәргә туры килде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Алтын медальне Азалия Снагатуллина, Егор Чилигин, Анастасия Захарова, Булат Шакиров, Аделина Вафина, Айдар Хәкимов, Кристина Муравцева, Антон Рыков һәм Аяз Вафин яулады.
Көмеш медальгә Илья Муравцев, Милана Әхмәтова, Әмир Зиатдинов, Камилла Щербакова, Серафим Зарубежнов, Дарья Уланова, Илнар Хәмидуллин һәм Руслан Җәләлиев лаек булды.
Бронза медальләрне Дамир Гайфетдинов, Наил Минһаҗев, Кәрим Галиев, Богдан Умбиталиев, Нияз Хамматов һәм Камил Сәгъдиев алды.